Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Табигатькә сәяхәт

Без үткән очрашуыбызда балалар белән тагын очрашырбыз дип вәгъдә биргән идек. Вәгъдә иман диләр. Менә без бүген алар белән кабат очраштык...

Безнең авылыбызда риваятьләргә бай чишмәләр күп.  Ә бүген без җәйге лагерь балалары белән “Зөбәйдә”, “Казаклар” чишмәсенә экскурсиягә бардык. Әйе, безнең туган ягыбызның табигате бик матур. Саф чиста чишмәләре, яшел болыннары, яхшы кешеләре белән дан тота ул. Җәй көне ул тагын да матурая. Балалар зур кызыксыну белән авыл, елга, чишмә  исемнәренең килеп чыгышы, тарихы турында тыңладылар. Мавыгып “Барысын да белергә телим!”, “Җавап бирегез, сез КЕМГӘ әвереләсез, ӘГӘР...”, “Иң, иң” дигән викторина сорауларына җавап эзләделәр. Безнең  мавыктыргыч та, файдалы да әлеге сәяхәтебез балаларга бик ошады. Шат күңел белән таралыштык. Киләчәк очрашуга сүз куештык. Ул Рус теле һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көне уңаеннан булачак.