Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Кырлайга сәяхәт

1 нче июнь балаларны яклау көне уңаеннан без Кырлайга сәяхәт кылдык. Биредә «Мәдәният» илкүләм проекты буенча ачылган китапханәдә булдык. Бу яңа буын китапханәдә абунә һәм уку залы гына түгел, ә балалар зонасы, фикер алышулар мәйданчыгы, китаплар алмашу – буккроссинг зонасы да бар. Бу модель китапханәдә тыныч кына аулакта китап уку урыны да булдырылган, заманча мәгълүмати технологияләр файдаланыла.

Сәяхәтебезне дәвам итеп Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына юл тоттык. Музей эчендәге экспонатларга, музей комплексы карамагына кергән парк, күл, Сәгъди абзый, Бай йортлары, 1893 елның язында Сәгъди абзый белән кечкенә Тукай утырткан наратка, Шүрәлеләр паркы ансамбле, келәтләр, лапас, амбар, кое, һәм башка искиткеч корылмаларга сокланып кайттык. Музей тирәсендәге табигать һәм әйләнә-тирә мохит үзенчәлекле, матур. Аның артында Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасында тасвирланган чыршы, наратлар үсә. Әлеге мохит музейга килүчеләрне могҗизалар белән тулы әкияткә алып кереп китә.  Ә Сәгъди абзый бакчасы, чыннан да оҗмах бакчасыннан ким түгел икән. Сәяхәт балаларга да, безгә дә бик ошады. Килегез, күрегез!