Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Китапханәчеләр көнендә” Күчмә семинар

27 май китапханәчеләр көне. Китапханә хезмәте читтән карап торганда бик җайлы кебектер. Әмма китапханәчеләр-тел сагында торучыларның берсе. 2021 ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында китапханәчеләр алдында аеруча зур бурычлар йөкләнгән. Район китапханәчеләре үзләре алдында куелган бурычны аңлап, һәрдаим киңәшләшеп эшлиләр. Безнең коллективыбыз “Киңәшле эш таркалмас” ,- дигән халык мәкаленә нигезләнеп, чираттагы күчмә семинарыбыз Акчишмә җирлегендә узды. Бу китапханәчеләр семинарын Мөхәметдинова Халидә Хәмбәл кызы аеруча күркәм итеп оештырган. Шомырт, сиреньнәр шау чәчәктә утырганда , ничек инде шигъри җанлы китапханәчеләр табигатьнең сихри матурлыгыннан читтә кала алсын. Илебез тарихына шифалы суы, 17 гасырга караган тарихи истәлекләре белән данлыклы Перцовлар яшәгән урында-Хотнядә үтте бу семинар. Әдәби сабантуй формасында үткән бу семинарда без районыбыз тарихын барладык, эш тәҗрибәбез белән уртаклаштык. Киләчәктә нәтиҗәле эшләү, китапханәләребездә укучыларның активлыгы өчен мондый семинарлар бик кирәк.
Район китапханәчеләренең уңышларын күреп, канатландырып торган өчен җитәкчебез Эльвира Шамилевнага зур рәхмәт. Ул да безне бәйрәмебез белән котлады. Бу семинардан иҗади дәрт алып кайттык. Һәрдаим киңәшләшеп эшләгән коллегаларыма зур рәхмәт.Тырышып эшләгәнгә күрә эшләребез дә нәтиҗәле бит. Һәрберебезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Бәйрәмебез белән, коллегаларым! Иҗади уңышлар Сезгә!