Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Матбугат көне белән!

Кичә республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан, газета-журнал хезмәткәрләрен, матбугат ветераннарын, хәбәрчеләрен ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Каләмегез үткен булсын! Яңа иҗади уңышлар, күтәренке рух, бәхет һәм исәнлек-саулык телибез! Киләчәктә дә матбугат чаралары укучыга кызыклы, кирәкле мәгълүмат җиткерсен.
Беренче татар басмасы дип күпләр 1905 елда чыга башлаган «Нур»ны атый. Шуңа да бу көн хаклы рәвештә татар журналистикасының чишмә башы санала. Бүгенге көндә Татарстан вакытлы басмаларның күплеге ягыннан Россия Федерациясендә беренчеләрдән санала. Матбугатны укучыларыннан башка күз алдына китереп булмый. Шулай икән инде, матбугат көне тугрылыклы укучыларыбызның да бәйрәме. Бу уңайдан укучы белән безне аралаштырып торган китапханә, почта хезмәткәрләренә дә зур рәхмәтлебез. Яшәсен матбугат! Укучыларыбыз күп булсын!