Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Пионер көне белән!

Бүген, 19 майда күңелдә үткәннәрнең якты хәтирәсе булып калган пионер оешмасы төзелүгә 99 ел тула. Кайчандыр Совет балалары һәм яшүсмерләренең иң төп бәйрәмнәреннән берсе булган күркәм бәйрәм бүген дә якты хатирәләр белән искә алына.  Бәйрәмнең рәсми аталмасы -  Бөтенсоюз пионер оешмалары көне. Аны Владимир Ленин оештыра. Пионер-“беренче” дигәнне аңлата. Совет дәүләте җитәкчеләре аны яңа кешене тәрбияләү урыны дип күрделәр. Чынлап та, пионер булу – ниндидер зур бер дәрәҗә иде, анда кушылу өчен үзеңне бар яклап та яхшы гамәлләрдә генә күрсәтергә кирәк иде. Уку буенча, эшләр, тәрбия ягыннан да без гел алдынгылардан булырга тиеш идек. Тимурчылар, табигатьне саклаучылар хәрәкәтләре, тимер-томыр, макулатура җыю — барысы да пионер оешмасы белән бәйле иде. Пионер өчен игелек кылу – ул ниндидер акция генә түгел, яшәү рәвеше, тәрбия асылы иде. Пионерия көне мәктәп балалары өчен генә түгел, өлкәннәр өчен дә бәйрәм булган, бердәмлек һәм дуслык хисләрен ныгыткан.

Барлык пионер булучыларны шушы бәйрәм белән котлыйм!