Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Иҗаты халык күңелендә “

Бу көннәрдә без язучы, журналист Радик абый Фәизовны юбилее уңаеннан искә алабыз.  Олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле якташ язучыбыз,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе  Радик Хәбибрахман улы Фәизовка май аенда 90 яшь тулган булыр иде. Ул Татарстанның Әтнә районы, Дусым авылында туган.

Әдәбиятка килгәнче, булачак язучы шактый авыр һәм кызыклы да тормыш юлы үтә. Бик ишле гаилә, кечкенәдән әнисез калу, ачлык, ялангачлык. Егет булып мөстәкыйль яши башлагач, мәктәптә укытучы, саклык банкы хезмәткәре, төрле заводларда токарь, слесарь, механик бклып эшләү, паровозда кочегар, машинист ярдәмчесе, ә аннары күп еллар журналист, газета хезмәткәре.

Радик Фәизов әдәбиятка хикәяче булып килеп керде һәм гомергә шул кыйблага тугры булып калды. Укыган саен укыйсы килеп, тиз укылып, гади тел белән тасвирлануы белән аерылып тора Радик абыйның әсәрләре. Әсәрләрендә тасфирланган геройлар гади авыл кешеләре, аның авылдашлары. Ул авылдашларының матур гореф-гадәтләрен, уй-кичерешләрен күпләребез күрә, тоемлый алмаган матурлыкны йөрәк түрендә саклап йөрткән һәм шуларны әсәрләрендә гап-гади итеп, бөтен дөреслеге белән чагылдырып бирә алган. Аның әсәрләре бүгендә  укучылар тарафыннан яратып укыла. Әйе, Радик абый күпләгән хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән  мәкалә, очерклары белән халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапты.