Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Хәтерлибез һәм горурланабыз! Обелиск янында тантаналы митинг

Без әнә шулай ел саен Бөек Ватан сугышы батырлары хөрмәтенә салынган һәйкәл янына җыелабыз, авылдашларыбызның сугыш елларында кылган батырлыкларын хөрмәт һәм соклану белән искә алабыз...
Сугыш... Брестан Мәскәүгә кадәр мең чакрым, Мәскәүдән Берлинга кадәр 1600 чакрым. Барысы 2600 километр. Поезд белән 4 тәүлек, самолет белән 4 сәгатьлек юл. Җәяүләп, үрмәләп 4 ел...
Икенче Бөтендөнья сугышы 1939 нчы елның 1 нче сентябрендә фашистик Германияның Польшага һөҗүменнән башланып китеп,1945 нче елның 2 нче сентябренә кадәр дәвам итә. Кешелек тарихындагы иң зур сугыш. Хәрби хәрәкәтләр барлык континентларда һәм дүрт океанда алып барыла. Аурупа, Көнчыгыш Һәм Көньяк- Көнчыгыш Азия, Төньяк, Төньяк-Көнчыгыш һәм Көнбатыш Африка, Якын Көнчыгыш, Атлантик, Һинд, Тын һәм Төньяк Боз океаннары, Урта диңгез. Сугышта барлыгы якынча 70 млн кеше һәлак була . СССР буенча 27 млн. кеше. Арча районыннан фронтка киткән 25 мең кешенең 14 меңгә якыны, Апаз авыл советы буенча 600 ләп, Хәсәншәех авылыннан 171 кеше әйләнеп кайтмаган. Фаҗигале сугыш елларында югалту ачылары һәм җиңү шатлыкларын сүзләр белән генә үлчәп бетерерлек түгел...
Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, авылдашлар! Сезне бөек бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе телибез!