Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Юк, килмәсен ул чор яңадан!" Китапханәдә очрашу

…Үткәннәрнең күбе онытылса да, төзәлсә дә илем ярадан,

Җуелмаслык эзләр сакланалар…

Юк, килмәсен ул чор яңадан!

Клара Булатова

 

Хәсәншәех авылында, гади эшче гаиләсендә туып үскән һәм бар гомерен туган ягында уздырган Гадения апа Фазыл кызы Галимовага сугыш башланганда 2 яшь кенә булган.

“Гаиләдә 5 бала идек. Ул елларда бөтен кеше зур кыенлыкларны
җиңеп, аврлыкларга түзеп яшәде. Янда әтиебезнең булуы безгә зур терәк булды. Әти бригадир, әни бозаулар караучы булып эшләде...

Башлангыч сыйныфта 30-31рәр бала ( 3 параллель класс) укыдык. Беренче укытучым Әхмәтоватова Сара апа иде. (7 сыйныфка кадәр безнең сыйныф җитәкчесе булды ул). Ул бик әйбәт укытучы булып истә калды. Безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белде, гадел һәм искиткеч сабыр булды. Күп еллар үтте, ләкин күңел түренә кереп урнашкан укытучымның безгә бик тырышып белем бирүләре, матур итеп киенеп йөрүләре, чәчләрен матур итеп йөртүләре бүгенгедәй күз алдында”,- дип искә алды Гадения апа.

Хәзерге тормышым бик яхшы. Балаларның үз гаиләләре, балалар үстерәләр. Шушы рәхәт тормышта, дөньяларга иминлек теләп, саулыкта-сәламәтлектә яшәргә язсын, -ди ул.

Гадения апа ачык йөзле, бик уңган, авылыбызның хөрмәтле кешесе. Инде күп еллар китапханәбезнең активы, даими китап укучысы да.

Бөтен гомерен авыл хуҗалыгы хезмәтенә багышланган авылдашыбызга корычтай сәламәтлек, җан тынычлыгы, хәерле гомерләр телибез.

Балачакларында ачлыкның, юклыкның нәрсә икәнлеген кичергән якташларыбызның картлык көннәре тынычлыкта үтсен, сугышлар булмасын!