Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Без Тукайны укыйбыз” Районкүләм онлайн бәйге

Түген татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның 135 еллыгына багышлап уздырылган “Без Тукайны укыйбыз” районкүләм онлайн бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Җиңүчеләрне район үзәкләштерелгән китапханәсендә хөрмәтләделәр. Җиңүчеләр дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде. Чараны Арча үзәк китапханәсе район Мәдәният йорты белән берлектә оештырган иде.