Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Бик күп документлар үткән аның кулы аша

Рамазанова Флүдә Кашшаф кызы авыл Советында 1980-1992 елларда эшли. Эшләгәндә бик күп документлар үткән аның кулы аша. Бу чорда авылда бала-чагалар бик күп, армиягә язын-көзен 15-20 егет китә. Ел саен 30 лап туйлар була торган чор. Шуңа күрә язу-сызу эшләрен күп тутырырга туры килә Флюдә Кашшаф кызына. Безнең язылышу таныклыгы да Флюдә апа кулы белән тутырылган. Флюдә апа, Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, шатлык, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез.