Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Миләүшә Вазыйх кызы

21 беренче егасыр башында компьютерлаштыру башлана. Компьютер безнең тормышка зур йогынты ясый. Бөтен кәгазъ компьютерга күчерелә, кулдан язылган бөтен мәгълүмат электронлаштырыла. Бу авыр чорны Миләүшә Ибраһимова байтак татыгандыр. Миләүшә Вәзыйх кызы Апаз авыл җирлеге Советында  27 ел хисапчы  вазифасын башкарды. Сабыр, кешелекле, үз эшенә бик җаваплы караган төгәл белгеч, җитәкчелек һәм хезмәттәшләре тарафыннан ихтирам-хөрмәт казанды. Миләүшә, без Сезне шушы сыйфатларыгыз өчен хөрмәт итәбез. Алдагы көннәрдә дә күңел җылылыгызны сүндермичә, якыннарыгызның игелеген күреп, мул тормышта яшәвегезне телибез.