Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Җирле үзидарә

Җирле үзидарә дигәч, күз алдына бер-бер артлы авыл Советында эшләгән мөхтәрәм затлар килә. Бүген зур канәгатьлелек хисе белән төрле елларда эшләп, лаеклы ялдагы, бүгенге көндә безнең арада булган җитәкчеләрне, хезмәткәрләрне атап үтик. 

Закиров Рәис Закир улы 1996-2010 елларда Апаз авыл җирлеге башлыгы булып эшләде. Советлар Союзы таркалып, бик күп законнар үз көчен югалткан, җәмгыяттә катлаулы чорда эшләгән, 14 еллык стажлы шәхес ул Рәис абый. Анда хәтле ул совхозда күпъеллар экономист, бухгалтер булып эшли. Артка борылып карасаң, халык файдасына күпме эшләр башкарылган. Яңа объектлар сафка басу, күп кенә биналарны төзекләндерү, юллар төзелеше, газ кертелү, су, ут проблемаларын хәл итү... Россия төбәкләрендә әлеге чорда да газсыз тилмереп яшәгән урыннар бар. Ә бездә инде шушы чорда ук газ кертелде.

Авылыбызның чәчәк атуында, халыкка уңайлыклар булдыруда аның тырышлыгы бәяләп бетермәслек бик зур булды. Рәис абыйга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Сәламәтлек, җан тынычлыгы телибез!