Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

21 апрель җирле үзидарә көне

Авылда үзидарә турында сүз барганда, элек заманнарда ук, бөтен мәхаллә халкы сайлап куйган имам-хатыйпларның (муллалар) авыл халкы тормышында зур урын тотуларын әйтеп үтәргә кирәктер. Алар мәхалләнең (авылның шул мәчеткә караган өлеше) метрикасын тутырганнар (туу, язылышу, аерылышу турындагы язулар). Мәчет каршындагы балаларны укытканнар һәм күпмедер дәрәҗәдә судьялык вазыйфасын башкарганнар. Ә авылда дәүләт законнрын үтәтү өчен старосталар куелган.

Төрле ревизия, халык санын алу, муллаларны сайлап кую вакытында аларның исемнәре күрсәтелгән. Мәсәлән, Хәсәншәехта 1762 елгы өченче ревизия вакытында староста Титман Ильмеков булган, 1834 елгы ревизиядә-Садыйкҗан Вахитов, ә 1858 елгы ревизиядә-Хәсән Абдуллин. Мулла сайлап кую турындагы документларга да алар кул куйганнар. Муллалар кебек алар да озак хезмәт итмәгәннәр, еш алышынганнар.

Октябрь революциясеннән соң, 1918 елдан  авылларда җирле үзидәрә органнары буларак авыл Советлары төзелә, баштагы чорда аның рәисе булмый, Совет членнары гына була. Күрәсен коллегиаль идарә  итәргә уйлаганнардыр. Ләкин гомуми җитәкчелек барып чыкмагандыр, рәис һәм секретарьләрне билгели башлаганнар. Ул елларда һәр кечкенә авылда да авыл Советы булган. Хәсәншәех зур авыл булганга биредә ике авыл Советы була. Берсе мәктәп урнашкан тау ягы-Түбән Хәсәншәех (Нижнее Янчиково), ә икенчесе Апазга бара торган юл ягы Югары Хәсәншәех (Верхнее Янчиково) ягында.

1927 елда Хәсәншәехта бер генә авыл Советы калганы билгеле. 1959 елда Хәсәншәехта авыл Советы бетә, ул Апаз авыл Советына кушыла, авыл Советлары берләштерелә. Апаз авыл советы составына  Апаз, Хәсәншәех, Пөшәңгәр, Каргалы, Мирҗәм, Каратай авыллары кертелә. Хәсәншәехта 1955 елдан авыл Советы рәисе булып торган Хлопушин Петр Васильевич 1980 елга кадәр Апаз авыл Советында рәис булып эшли. (Бакый Зыятдинов)

Бүгенге көндә Апаз авыл җирлегендә барлыгы 561 хуҗалык исәпләнә, 1854 кеше яши. Апаз авыл җирлеге зур авыл җирлекләреннән санала. Кайсы юнәлешне генә алсаң да, алар матур күрсәткечләргә ирешәләр, республика, районкүләм үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар, һәр эштә актив катнашалар. Бүгенге көндә Апаз авыл Советы үз аягында нык басып торучы, "Ватан" агрофирмасы белән берлектә кулга-кул тотынып эшләүче җирлекләрнең берсе. Җирлек халкы мул яши. Бүген үз ихатасында күпләп терлек, савым сыерлар асраучы гаиләләр дә байтак. Җирлектә барлыгы 1200 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуның 593е - савым сыерлар.

Ирешелгән уңышлар да аз түгел. Күп төр дәрәҗәдәге Дипломнар, Мактау грамоталары шуны раслый. Иң истәлекле бүләкләр: 1986 елда авыл Советына икътисади һәм социаль үсеш планын уңышлы үтәп Бөтенроссия социалистик ярышында җиңүче булган өчен КПСС өлкә комитетытының Кызыл Байрагы, Диплом һәм 8 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырылу (бер жигулилык акча, ул заманда бик зур акча). Әлеге бүләкне 1986 елның 9 апрелендә, Апаз авыл клубында, ТАССР  Югары Советы председателе секретаре Дәүләтшина Дания Сәлиховна тапшыра. 2008 елда “Татарстан республикасының иң төзек авылы”  бәйгесендә җиңеп акчалата премия алу,  “Иң яхшы күрсәткечләр өчен”  2013 елда бер миллион сумлык, 2019 елда миллион ярымлык грантка ия булу.  2020 елда,  республикакүләм “Башкарма комитет биналарын төзү” программасы нигезендә, авыл җирлеге Советының үз бинасы булды. Бу-районда әлеге программа буенча төзелгән беренче бина.

Апаз авыл җирлегендә 700 йөзгә якын гаилә төркәлгән: алар арасында татарлар, руслар, үзбәкләр, таҗиклар һәм башка милләт вәкилләре бар. Шөкер, алар дус, тату яшиләр. Аралашу телебез-татар теле. Белгәнебезчә, 2021 ел Татарстан президенты Минниханов Рөстәм Нургалиевич тарафыннан Туган теллләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ул һәрбер телнең дә тулы хокукка ия булуын, һәр милләт үз йөзен югалтмаска тиешлеген азсызыклый. Балалар бакчасында, мәктәптә төрле милләт балалары үзара аралышып яшиләр.

Арча районында барлыгы 16 авыл җирлеге муниципаль берәмлеге бар. Безнең Апаз авыл җирлеге башка җирле идарә вәкилләренә  үрнәк, аның дәрәҗәсе, абруе елдан ел күтәрелә. Киләчәктә дә матур, бердәм эшләр белән макталып яшәргә язсын!