Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Туган як җилкетә күңелне

2015 ел Россиядә Әдәбият елы кысаларында, безнең китапханәдә туган якның сәләтле кешеләрен барлау, иҗат итү теләге булдыру, иҗади сәләтне үстерү, иҗатларын авылдашларына тәкъдим итү максаты белән “Әдәби туган як”  түгәрәге  оештырылды. Аларның иҗатлары Туган як җилкетә күңелне” исемле күргәзмәбездә  урын алды. Бүген аларның кайберләре белән сезне дә таныштырып үтәсем килә.

Рузалия Вәлиеваның шигырьләре һәркемне сокландырырлык. Язган шигырьләре туган якка, яшьлек, мәхәббәткә, әниләргә, әтиләргә багышланган. Поэмалар, сценарийлар, дәрес эшкәртмәләре дә иҗат итә ул. Ике ел рәттән Г.Тукайның туган көненә багышланган республика күләм “Илһам чишмәсе” исемле әдәби-иҗат бәйгесендә җиңү яулаган. Сезнең хөкемгә дә аның бер хикәясен тәкъдим итәбез.   

К      хәрефенә хикәя.  

Кукмара кешеләре. Кара көзләр килеп, карлы-кырыс кышлар килүгә, Кукмараның киң күңелле кешеләре капкаларны кага-кага кешедән-кешегә кереп киез ката күрсәтергә керешәләр. Карадуганда каталарны күп кешеләр кияргә күнеккәннәр. Карадуганнардан күреп, кыш килүгә Каратай, Каргалы кешеләре Кукмаралыларның киез ката китергәннәрен көтәләр. Кукмаралыларның каталары киң кунычлы, кап-кара. Кайбер кешеләр китереп күрсәткән каталар кырык көн кисәң кызара. Кукмаралыларныкын көзен-кышын ки, кызармый, карлыгандай кап-кара  килеш кала.Кичә Кукмара катачыларын кинодан күрсәттеләр: кукмаралылардан күреп Казан кешеләре күн кепка, кыска куртка, киез ката кияргә күнекәннәр.

Көз көне “Копейка”да килгән кукмаралы кышын каталарны кара КамАЗда китереп Казан каласы кешеләрен куандырган, киез катага кинәндергән. Кала кешеләре ката калыплауның кереме күплеген күргәннәр, кукмаралыларга кызыкканнар.

         Кукмаралылар көзен-кышын, көндезен-кичен көйли-көйли ката калыплыйлар:

                                              Киң күңелле кешеләр

                                             Көн күрә Кукмарада.

                                            Күп керем кирәк кешеләр

                                           Килегез Кукмарага!

Туган ягым, туган авылым! Ул үз ягын матур итеп, аны үз мәхәббәте белән баетып, шигъри бизәкләргә төреп, ямьләндереп күрә. Аның гүзәллегенә, кешеләренә  соклана, алар белән хаклы рәвештә горурлана. Шуңа да  Туган як, аның кешеләре Гөлфия апаның  шигырьләренә күчкән. Без сезгә аның “Тәбрискә җавабым” дигән шигырен тәкъдим итәбез.

         Тәбрискә җавабым.

Миңа атап шигырь язган идең,

Калдырмыймын мин дә җавапсыз.

Килешмәгән сүзләрем күп булса,

Килештерү җаен табарсың.

Синең кебек оста язмасам да,

Минем килә шигырь язасым.

Язам,сызам,кабат өстәп куям,

Матур сүзләр каян табасы.

Синең язган матур шигырьләрең,

Бик күпләре көйгә салынды.

Егет-кызларыбыз җырлаганга,

Халык күңелендә танылды.

Син Тәбрис туры сүзле,

Шигырьләрең матур языла.

Җырчылардан моң агылган кебек,

Синнән иҗат көче агыла.

Тегүчеләр кием тккән кебек,

Шигырь бит ул көн дә язылмый.

Хәзер язам диеп утырсаң дә,

Илһам гел килеп тормый.

Тәбрис синең иҗатыңда,

Зур уңышлар гына телимен.

Шигырьләрең китап булып чыксын,

Чын күңелдән шуны телимен.

Тәбрис Фәхретдиновның шигырьләре  күңелне әсир итә. Без аны авылыбыз шагыйре дип йөртәбез. Ул– моңлы җырлар авторы да, аның шигырьләреннән моң агылып тора. Бүгенге көндә аның күпсанлы шигырьләренә композиторлар моңлы көйләр иҗат иткән. Аның матур җырларын радио дулкыннарында, телевизорда ишетергә була.

Урнашкансың сихри бер урында

Җил дә була синдә, яңгыр да.

Тик бер теләк белән яна йөрәк.

Үтсә иде гомерем авылда, дип яза шагыйрь.

Безнең Илсөя газетага мәкаләләр, хикәяләр язу белән мавыга.

 – Мин тормышта булган хәлләр турында язам. Күбрәк гыйбрәтле хәлләр турында. Сезнең тормышыгызда күңелсез вакыйгалар булмасын иде, ди Илсөя.

Ләйсән Гозәерова үзе туып- үскән туган ягы, күркәм кешеләре, гүзәл табигате турында бик күп шигырьләр иҗат итә.  Хикәяләр,  мәкаләләр, сценарийлар язу белән дә мавыга ул.  

Туган туфрагыбызда туып, туган җиребездә, аның гади, тырыш, халкы арасында үскән, бу иҗат кешеләребез белән без чын күңелдән горурланабыз.

Киләсе сәхифәбездә калган авылдашларыбыз иҗаты белән танышырбыз.