Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Район мәдәният идарәсе исәп җыелышында

Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләрем, килгән кунаклар!

Бездә күркәм  гадәт яшәп килә- барлык чаралырыбыз да мәдәният йорты белән берлектә үтә. Шуңа да алар оешкан төстә уза. Эш формалары төрле. Бу чаралар күңел ачу гына булып калмый, аларда аң- белем , әдәби-мәдәни зәвык бирү элементлары бар, шулай мәгълъмат белән таң калдыру, китапка “гашыйк” итү , фантазия тудыру. Аларны анализласак, без гаилә, гаиләдәге һәр кешене зурлауга, гаиләнең кыйммәтләрен ассызыклаучы чараларны еш оештырабыз икән.  Без ир-егетләрне 23 февральдә  хөрмәтләсәк, 8 мартта хатын-кызларны котладык. Өлкәннәрне өлкәннәр көнендә зурлаганда, яшьләрне дә онытмадык. Яшьләр өчен оештырылган “Төп йорт килене” чарасы искиткеч дәрәҗәдә кызыклы булды.Әти-әни, әби-бабайга иң зур бүләк-оныклары чыгышы. Шуңа мәктәп һәм балалар бакчасы коллективы белән берлектә Мәдәният йортында зур концертлар оештырылды. Без патриотик тәрбиягә зур игътибар иттек, чөнки андый тәрбия алган кеше илен дә, авылын да ярата, анда төпләнеп кала. Бүгенге көндә авылда Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл батырлары, Әфган һәм Чечен сугышында катнашучылар бар. Ел саен аларны зурлап чаралар үтә, шулай ук армиягә китүчеләрне хөрмәтлибез. Экологик тәрбияне күздә тотып, Су чыганаклары, чишмәләр хакында чаралар оештырылды, Экологик  викторина уздырылды.Кино елы уңаеннан Мәдәният йортында кинофильмнар, мультфильмнар карадык.  Элек киномеханик булып эшләгән хезмәткәр белән очрашып, бу һөнәрнең нечкәлекләре белән таныштык.Китап укучылар санын арттыру, сүз сәнгатенә җәлеп итү максатыннан юбиляр язучылар иҗаты буенча китап укучылар  конференцияләре оештырылды. Олы юбелее булган әдипләребезгә багышлап зур чаралар узды. Мәсәлән, Г.Тукай иҗаты буенча уннан артык чара үтте. М.Галәү, А.Расих,  М.Җәлил иҗаты белән якыннан таныштыру кичәләре булды. Халкыбызның зур байлыгы булган халык иҗатын,  милли мирасын барлау,пропагандалау буенча даими эш алып барыла. Әле күптән түгел генә Хәсәншәех авылы бүлекчәсе каршында оешкан  “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Энҗе-мәрҗән калфагым” дигән  Калфак бәйрәме , “Аллы-гөлле шәл яулыгым” исемле тарихи-тематик кичәләрне әзерләде.  Безнең китапханәгә өлкән буын укучылар бик актив йөри һәм барлык чараларыбызга да теләп катнашалар. Барлык кичәләр  дә  китапханәдә оешкан  “Әдәби туган як” түгәрәгенә йөрүчеләр катнашыннан башка узмый. Кичә барышында һәркем иҗат рухына төренеп, шушындый талантлы авылдашларыбыз булуы белән горурланып утыра, ә андыйлар саный китсәң - бездә шактый. 2016 нче ел минем өчен тагы да шатлыклырак булды. Татарстан Республикасының   Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган республика конкурсында канашып ,,Авыл җирлекләрендә урнашкан иң яхшы китапханә” номинациясендә җиңү яуладым   һәм 100 меңлек Грантка лаек булдым. Әлеге суммага   китапханәнең  материаль-техник базасы ныгытылды.  Минем бу уңышымда әлбәттә китап укучыларымның, авыл халкының, мәдәният йортының өлеше бар. Без, мәдәният йорты белән кулга-кул тотынып, инде 26 эшлибез. Барлык башлангычлырыбызда  да җирле идарә органнары, белем бирү,  җәмәгать оешмалары, мәчет ярдәмгә килә. Алга таба да матур-матур планнар алынды. “Эх, егетләр, егетләр...” мавыктыргыч программа, “Авылым уңганнары” , Хезмәт бәйрәме, “Алло, без талантлар эзлибез” балалар бәйрәме  һ.б., һ.б.Мин үземнең укучыларымны яратам. Дөньяда иң борынгы  һөнәр булган китапханәче һәнәре-  кызыклы, абруйлы, мәңгелек! 26 ел эшләү дәверендә  бер тапкыр да, эшкә барасы килмичә,уфтанганым булмады. Чыгышымны К.Д. Ушинский сүзләре белән тәмамлыйсым килә: ”Әгәр сез яраткан хезмәт сайласагыз, һәм аңа үзегезнең йөрәгегезне салсагыз- бәхет сезне үзе эзләп таба”. Мөгаен, бәхет  мине эзләп тапкандыр. .. Сезгә дә хезмәтегездән тәм һәм тормыш яме табып эшләргә язсын!