Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Укучының мәдәни көндәлеге

Мәктәпләрдә түбән сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге” дип аталган проект старт алды. Шушы уңайдан 21 нче октябрь көнне Хәсәншәех Мәдәният йортында бердәм “Мәдәният дәресе” үтте. Бу көнне башлангыч сыйныфларда укый торган 21 балага мәдәни көндәлек тапшырылды. Укучылар, әти-әниләр мәдәни көндәлек, аны тутыру кагыйдәләре белән таныштылар. Шулай ук бу дәресебездә якташларыбыз, шагыйрьләр патшасы, олуг дәүләт эшлеклесе, бөек морза Гавриил Державин һәм Россиянең беренче хатын-кыз офицеры Надежда Дуроваларның легендар язмышлары турында сөйләнелде һәм әсәрләре тәкъдим ителде.