Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Милләт дуслыкка комачауламый

Биредә кунакчыл, толерант, тәртипле халык яши. Хәсәншәех авылында күп милләт вәкилләре яши. Ә иң мөһиме, алар килешеп һәм күршеләрчә дус яшиләр. Өйдә алар туган телдә, ә урамда, дәресләрдә-рус һәм татар телләрендә аралашалар. Әйтик, Каракуловлар гаиләсе үзбәк, татар һәм рус телләрендә яхшы сөйләшә. Мондый мисалларны күп китерергә була. Алар безнең китапханәнең активистлары булып торалар.