Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Китапханәдә сезнең өчен газета-журналлар

Безнең китапханә бик күп төрдә газета-журналлар алдыра. Шунысы куанычлы, матбугатны укучылар аудиториясе елдан-ел арта.

Матбугат әдәби әсәрләрне халыкка житкерүче, татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатын пропагандалаучы һәм җайга салучы фактор булып тор. Аларның төрлесе төрле аудиториягә тәгаенләнеп, үз укучысын табып, татар матбугатын баетуга зур өлеш кертә. Бүген яшь буынга үз милләтенә, гореф-гадәтләренә, тарихына карата горурлык хисе тәрбияләүдә бик зур рольне массакүләм мәгълүмат чаралары уйный. Газета- журналлар белән даими танышып бару, бер яктан,  дөньяга карашыгызны киңәйтүдә, мәгълүмати хәбәрдарлыгыгызны баетуда зур роль уйнаса, икенче яктан, сөйләм культурагызны үстерергә дә ярдәм итә. Һәм шуларны истә тотып газета-журнал материалларына ешрак мөрәҗәгать итсәгез иде!