Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Безнекеләр!

Безнекеләр! Безнең Галиев Нариман һәр яктан да булган, бик хәтер, сәләтле, күп белергә теләүче, кызыксынучан бала. Бар эшкә дә элгерә ул, җыр, нәфис сүз буенча бик күп бәйгеләр җиңүчесе дә. Әйе,  бу гаиләдә халкыбызның милли традицияләрен саклап, сәнгатькә гашыйк кешеләр яши. Без үткәргән чараларның даими катнашучылары да алар. Әтиләре Рәдис оста гармунчы, әниләре Зөлфия матур итеп җырлый. Менә шушы тату гаиләдә тәрбияләнүче өч улның да тыйнак, тырыш, сәләтле булып үсүләре безне сокландыра. Мондый гаиләләр күбрәк булсын иде!