Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Язның яме-хатын кыз, телнең яме-нәфис сүз” Әдәби-музыкаль кичә

Ярсулы ташкын сулары белән тагын бер яз килде. Бу язлар һәммәбезгә дә назлар, яңа бәхетләр, уңышлар алып килсен. Кеше гомере буе язны көтеп яши. Чөнки язлар җиргә яшәү алып килә. Язлар җиргә бәхет алып килә.

Быелгы яз гади генә яз түгел. Татарстанда быел Туган теллләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Туган тел дигәч татар телендә язылган әдәби әсәрләр күз алдына килә. Бәлки шагыйрьләр шәһәрдә иҗат итәргә, яшәргә тиеш шикелле тоеладыр, әмма шагыйрьләр авылда туа, канат ныгыта, китаплар бастыра. Бүген без авылда яшәп иҗат иткән райондаш шагыйрьләрне чакырдык. Шуңа күрә кичәбез дә “Язның яме хатын-кыз-телнең яме-нәфис сүз” дип атала.

Татар халкы китапны борынгыдан ук  иң зур хәзинә дип санаган. Аны кадерләп саклаганнар. Ерак юлга чыкканда да үзләреннән калдырмаганнар. Без зур белемнәр туплаган китаплар арасында эшләүче, яшәүче китапханәчеләрне зурладык. Нәфис телле шагыйрьләр белән аралаштык, матур җырлар тыңладык, искиткеч биюләр карадык. Туган телне саклау елы буларак игълан ителгән быелгы елыбыз уңышлы булсын.

Язның яме булган хатын-кызларыбыз тормыш тоткасы, өйләребез кояшы. Һәрберсенә гаилә иминлеге, рәхәт тормыш телибез. Безне зурлап килгән кунакларыбызга зур рәхмәт. Сезгә хезмәтегездә, иҗатыгызда уңышлар юлдаш булсын. Концертта чыгыш ясаган катнашучыларга бәхет телибез. Тамашачыларыбызга игътибарлыгы, ихтирамлыгы өчен зур рәхмәт. Аралашып яшик.