Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Яңа китап укыгач

 Бу китапны бик яратып каршы алдым.  Китап миңа аның турында  үзләренең истәлекләре белән уртаклашкан шәхесләрнең күбесе безнең арада эшләгән кешеләр булуы белән дә бик якын булды. Китап төскә-биткә шәһәрчә нәфис, сөйкемле, чая, гомерен халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүгә багышлаган, без  күреп белгән Арча районы Иске Ашыт кызы Әминова Раузалина Фатыйх кызы турында. Биредә  Роза апаның  туган авылы тарихы, аның балачагы, мәктәп еллары, гаиләсе һәм хезмәт эшчәнлеге турында язмалар һәм фотосүрәтләр урын алган. Бу язмалар геройга карата ихтирам уята, сокландыра. Китап бай эчтәлекле, матур сөйләм телендә язылган. Мавыгып укыла. Роза апаның күңелендә тирән кереп калган хатирәләре: сугыш елларына туры килгән бала чагы, гаиләдә 5 бала, җитмәүчелек, 6 яшендә әнисе белән көтү көтүе, яшьлек еллары,  12 авылга киномехеник  хезмәте күрсәтүе. Аннан чирәм җир, Ташкент, заводта авыр эш. Беренче мәхәббәте, гаиләсе...-һәр мизгеле бүгенгедәй күз адында аның.

“Әни бервакытта да безгә каты бәрелмәде, ормады сукмады. Бик тә сабыр, тырыш булды. Ул безне ач үлемнән алып калды... Мин бик шук бала булып үстем. Мөгаен, әтинең каты кулы җитмәгәндер. Усал булдым. Урам малайлары безнең капка төбенә җыела иде. Авылда малайларның башлыгы булып тордым. Малайлар минем сүздән чыкмадылар”,- дип искә ала Роза апа.

Әйе, яраталар, хөрмәт итәләр аны. Арчада гына түгел, хәтта авылларда да белмәгән кеше юк.

Роза апа, Ходай Сезгә хәерле озын гомерләр, киң ризыклар насыйп итсен! Без Сезнең белән горурланабыз!