Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Аллы-гөлле шәл яулыгым” Тарихи-тематик кичә

 "Аллы – гөлле шәл яулыгым"… Хатын – кызларыбызның милли баш киеме булган шәл – яулыкка багышланган бугенге бәйрәм кичәбез бик күркәм, эчтәлекле үтте. Шәл – яулыклар… Нинди генә тарихи вакыйгалар, кемнәрнең генә язмышлары турында сөйләмиләр алар... Бу Ралина апаның яулыклары. Менә бу яулык, әле бер тапкыр да юылмаган, аңа  60 еллап. Ә монысын –үзе чиккән яулык. Бу яулыкка да инде 60 елдан артык. Менә бу кулъяулыкны ул абыйсына 57 елда  армиягә киткәндә чигеп биргән. Монысы чана шәле, минем әбинең 65 еллар элек бик саклап, яратып  бәйләгән шәле. Гөлфия апаның туйда бөркәнчек урынына бәйләп утырган яулыгы, аңа да 45 ел гомер узып киткән икән. Менә данлыклы Павлов- Посад шәлләре  Рәсимә апаның кайнанасыныкы. Ул аларны төсем итеп сакларсың дип килененә  бүләк иткән икән. Күрәмсең аны кайнанасы бик хөрмәт иткән, яраткан. Әнә ул ефәк зәңгәр шәл Фәүзиягә әнисе бүләге, әнисе төсе... Бүгенге кичәбездә андый хәтирәләр белән бәйле шәл яулыклар шактый иде. Катнашучыларыбыз бу турыда  бик яратып, дулкынланып сөйләделәр. Менә бу пашмин шарф. Элек пашминнарны император галиҗанәпләре генә ябына алган. Ә хәзер инде аларны бар кешегә дә сатып алырга мөмкин, дидек бүгенге көн яулыклары турында.  Кичәгә килүче хатын-кызларыбыз да матур яулыклар ябынганнар. Чиратлап залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп: – Фәүзия, сез бу яулыгыгызны нинди көндә бәйлисез яки аерым бәйрәмнәрдә генәме? – Гөлфия апа, сез бу яулыгыгызны сатып алдыгызмы яки бүләк иттеләрме? Һ.б.б, һ.б. кебек сорауларга җавап та алдык.  "Яулыклар турында ниләр беләбез" дигән викторина сорауларына күмәкләшеп җавап эзләдек. "Күңел җылысы салынган кул хезмәтләре" дип аталган күргәзмәдәге сәнгать әсәрләренең авторларына да сүз бирелде.  Кичәбез шәл яулыклар тарихы, яулыкка багышланган җырлар, биюләр, шигырьләр белән уралып барды.