Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хәсәншәехның “Ак әбие”

Ул сугыш башланган көнне бик ачык хәтерли… Хәсәншәех авылында туып үскән һәм бар гомерен туган ягына багышлаган Хамматова Гөлирам Фәйзрахман кызына сугыш башланганда 6 яшь булган. Әтиләре беренчеләрдән булып сугышка китә һәм шул китүдән әйләнеп кайтмый.

“Әтине өйалды баскыч төбендә озатып калдык. “Ай ярымнан көтегез! Дошманны җиңеп өйдә булырбыз. Кызларым, өчегезгә дә матур туфлиләр алып кайтырмын!”-диде әти безгә... Безнең   әниебез  бик  тырыш,  көчле  рухлы  иде, аның  ярдәме  белән  без  исән  калдык”,-дип искә ала ул елларны хезмәт ветераны. 

Барлык сугыш чоры балалары язмышы белән аваздаш Гөлирам апаның да язмышы. Сугыш елларында күргән авырлыклар өстенә сугыштан соңгы еллар авырлыгы өстәлә. Нинди эшкә кушсалар шунда эшли. Нык холыклы, җитез, кешегә салынмыйча алынган эшенең бөтен шартын китереп башкара.

Кияүгә чыккач та бөтен гомерен совхозда эшләп үткәргән Гөлирам апа, бирешмәскә тырышып яшәгән. 30 елдан артык гомерен ул терлекчелек тармагына багышлаган.  Район һәм авыл җитәкчеләре Гөлирам апаның эшләгән эшләрен югары бәялиләр. 1955 елда сыер савучылар арасында район буенча 1 урынны яулый. “Җитәкчеләребезгә рәхмәт, лаеклы ялга чыкканда да бик зурлап озаттылар”, -дип искә ала ул.

Гаптелхай абый белән 43 ел бергә яшәп 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар бер-берсен хөрмәт итеп, бик матур яшәделәр. Гөлирам апага бала хәсрәте күрергә дә туры килә. Ике баласы инде гүр иясе. Урыннары җәннәттә булсын!

Бүгенгесе көндә Гөлирам апа кадерле әни, кадерле әби. Биш вакыт намазын укып, Ходайдан илгә, көнгә тынычлык сорап, изге догаларын укып гомер кичерә. Балаларының төп йортны хөрмәт итеп, туганлыкны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүләре дә дәү апаның тәрбиясеннән. Авыл халкы Гөлирам апаны бик хөрмәт итәләр, яраталар. Гөлирам апа (дәү апай), сиңа камил акыл, зиһенле тормыш, бәхетле көннәр телибез! Ходай биргән гомереңне тазалыкта үткәр!

Сугыш чорында халкыбыз күргәннәр онытылмасын да, кабатланмасын да, аларның рух ныклыгы безгә үрнәк булсын иде.