Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Чын күңелдән!

 Хәсәншәехта күптәнге күркәм гадәт буенча Ватанны саклаучылар көнен бик матур концерт программасы белән бәйрәм иттеләр. Кичәбез матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Зал тутырып безнең иҗатыбызга гашыйк тамашачы җыелган иде.  Ике сәгать вакытның үткәне сизелми дә калды. Кичә искиткеч булды.

23 февраль, Ватанны саклаучылар көне бөтен халык бәйрәме ул. Чөнки гомер-гомергә ата-бабаларыбыз илләрен саклаганнар, аның өчен кан койганнар, ә газиз әниләребез, әбиләребез аларның терәге, яшь буынны тәрбияләүче булганнар. Шуңа һәр гаиләдә бу көн көтеп алына, олылап билгеләп үтелә.

Солдаттан кайткан, солдатта булган булган... Бу сүзләр һәр чорда да горур яңгырый. Бүгенге көндә ныклыкка сынау мәктәбен үтеп кайткан авылдашларыбыз күп булуы белән горурланабыз. Рәхмәт сезгә, егетләр!

Ваттанны сакларга балаларын озатып каршылагын әниләребез, без сезнең алда баш иябез. Рәхмәт Сезгә, и күркәм әниләр!

Шушы бәйрәм уңаеннан хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны, хезмәт иткән һәм хезмәт итүче, хәрби хезмәткә хәзерләнүче барлык ир-атларны Ватанны саклаучылар көне белән тәбриклибез.

Кырыс сугыш кырларын кичкән, яу кырында тиңдәшсез каһарманлык үрнәкләре күрсәткән Бөек Ватан сугышы ветераннары, әфганчыларыбыз, киеренкелек учакларында Ватаныбыз бөтенлеген саклаган батырларыбыз алдында баш иябез...

Авылдашлар, сезнең барыгызны да әлеге олы бәйрәм белән ихластан кайнар котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, куанычлы озын гомер телибез. Тормышыбыз имин, күгебез һәрчак аяз булсын!