Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Якынлашып килүче бәйрәм белән Сезне!

 Бүгенге көндә ныклыкка сынау мәктәбен үтеп кайткан авылдашларыбызның күп булуы белән горурланабыз. Соңгы елларда үз теләкләре белән китүчеләр дә, бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче егетләребез дә шактый.

Ватанны сакларга иң күп солдат, 3 әр, 4 әр улларын, озатып каршылаган әниләребез дә байтак. Мәсәлән, Гильманова Марзыяның өч улы да әле соңгы елларда  армия хезмәтен үтәп кайттылар. Алмаз, Айрат, Азат. Егетләр тырыш булып чыктылар. Бүгенге көндә барысы да тормышта үз урыннарын тапкан. Аларның йорт җирләре төзек, тормышлары мул. Азат төп нигездә гаиләсе, әнисе Марзыя белән матур гомер кичерәләр.

Якынлашып килүче бәйрәм белән Сезне! Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек телибез. Әнә шулай, тырыш хезмәтегез белән кешеләрне куандырып, авылдашларыгыз арасында хөрмәтле булып, корган дөньяларыгызның игелеген күреп тыныч тормышта яшәргә язсын үзегезгә.