Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Моабит дәфтәрләре. Муса Җәлилнең соңгы батырлыгы”

Февраль ае – хәрби-патриотик ай, батырлык ае: 23. 02. – Ватан сакчылары көне, 15. 02. – Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылган көн, 15.02. – яшь антифашистлар көне һәм тагын календарьда билгеләнмәсә дә зур әһәмияткә ия булган бер вакыйга бар: 1944 нче елның февраль аенда төрмә диварларыннан Муса Җәлилнең соңрак "Маобит дәфтәре” дип аталачак кулъязмасын алып чыгалар (Нигъмәт Терегулов), 15. 02 – патриот – шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.

Татар дөньясы күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь Муса Җәлил кыска гына гомер яшәп тә, үзе артыннан гаҗәеп бай иҗади мирас калдырган шәхес.  Ул 13 яшеннән шигырьләр яза башлый. 1922 нче елда, тормыш юллары Казан шәһәренә алып килә...

Тышкы кыяфәтенә килгәндә, мөләем генә йөзле, башкалардан әллә ни аерылып тормаган уртача буйлы гап-гади генә бер кеше; ә шәхси сыйфатларына килгәндә, бераз таркаурак кебек күренсә дә, аның хәтере гаҗәеп яхшы була. Ягымлы, игътибарлы, ярдәмчел һәм шул ук вакытта көчле дә, кунакчыл да. Эш режимы гадәти түгел – кичке 5 ләрдә эштән кайту белән йокларга ята һәм 2 сәгатьләп йоклап алганнан соң төннәр буе языша торган була. Ихтыяр көче шулкадәр көчле була, бер үк әсәрне хәтта 11 – әр тапкыр дөресләп, төзәтеп кабат язган очраклары була. Иртән торып зарядка ясый, шахмат уйнарга, ишкәк ишеп көймәдә йөрергә ярата.

Шагыйрь Муса Җәлил дә, хәрби курсларда укып, үз теләге белән фронтка китә. "Отвага” газетасы редакциясендә хәрби корреспондент булып эшли. Кызганычка каршы, ул хезмәт иткән Волхов фронты солдатлары дошман чолганышында калып әсир төшәләр. Әсирнең тормышы чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган таш зинданда, каравыл астында авыр хезмәттә, ачлык, ялангачлыкта, кимсетелүләр, кыйналулар белән үтә-– болар берсе дә шагыйрь рухын сындыра алмый. Алай гына да түгел, язарга кәгазь, каләм булмау, күзәтүләр, тентүләр... Ләкин шагыйрь барыбер яза. Үлемсез, үзе үлгәч тә сокланып укырлык, ятларлык шигырьләр яза. Котычкыч җәзалауларны иҗат шатлыгы белән баса. Туган илгә сөю һәм дошманга нәфрәт белән язылган шигырьләре шагыйрь иҗатының иң җимешле чоры – 1942 нче елның ноябре – 1943 нче елның августына туры килә. "Идел –Урал” легионында әсир төшкән чорда һәм үлемгә хөкем ителгәч яза. 4 ай эчендә 65! шигырь яза.

Беренче кулъязма төпләмәдә 60 , икенчесендә -33, өченчесендә – 17 шигырь..
Бу шигырьләрне 1944 нче елның февраль аенда төрмә диварларыннан Габбас Шәрипов алып чыга һәм Абдулла Алиш шигырьләре белән бергә Нигъмәт Терегуловка тапшыра.

Күмәк көч яу кайтарган, - ди халык мәкальләренең берсе. Я булмаса, бердәмлектә көч дисәк тә була. Сугыш елларында, яу яланнарында гына түгел, тылда да дошманга каршы аяусыз көрәш барган, турыдан – туры сугышта катнашмаганнар партизан отрядларында көрәшкәннәр,төрмә диварлары эчендә дә әсирләр батырларча дошманга каршы көрәшкәннәр икән. Җәлилчеләр оешмасының тырышлыгы нәтиҗәсендә, лагерьдагы әсирләрдән төзелеп, СССР гаскәрләренә каршы җибәрелгән 6 батальон тулысынча совет һәм француз армиялары ягына чыгуга ирешә. Дәһшәтле сугышның җиңү белән тәмамлануы сәбәпләреннән берсе – бердәмлек.

Илебез тарихында шундый дәверләр булды, әсирләрнең исемнәрен дә телгә алырга ярамый иде. Әсирлеккә эләккән солдатларны хыянәтчеләр, илен сатучылар дип атадылар. Исән калганнары да һәрвакыт күзәтү астында тотылып төрле мәсхәрәләүләргә түзеп яшәргә мәҗбүр булдылар. Бу тереләргә дә, үлгәннәргә дә кагылды. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен дә озак вакытлар илен сатучылар исемлегендә йөртәләр.

1957 нче елда "Маобит дәфтәре” җыентыгы өчен илебезнең әдәбият, сәнгать өлкәсендә бирелә торган югары бүләкләреннән берсе - Ленин премиясы бирелә. Китаплары бастырыла башлый, сәхнә әсәрләре уйнарга рөхсәт ителә. Аның турында китаплар чыга , истәлекләр языла, кичәләр үткәрелә, альбомнар чыгарыла. Казанда һәйкәл ачыла, музей оештырыла, туган авылында музей ачыла. "Маобит дәфтәре” немец теленә тәрҗемә ителеп 3 тапкыр бастырылып чыгарыла. Берлинда мемориаль такта ачыла, каберендә тере чәчкәләр өзелми. Шәйхи Маннур "Муса” романын яза. Пионер дружиналары, оешмалар аның исемен йөртә. Аның исемендә теплоход бар, геройга атап җырлар, шигырьләр язылган. Һәм менә бүген без дә сезнең белән геройны хөрмәт белән искә алабыз.