Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Еллык хисап җыелышында

15 февраль көнне “Ватан” хуҗалыгында зур активлык белән хисап җыелышы үтте. Анда үткән хуҗалык елында башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде. Хезмәт алдынгыларын, пенсия яшенә җитүчеләрне хөрмәтләделәр. Арча Мәдәният йорты үзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барган бәйрәм эшлекле, нәтиҗәле тәмамланды. Игенчеләребез, терлекчеләребезгә исәнлек-саулык, хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләрендә бәхет, мул тормыш телибез.