Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Безнекеләр

Безнең мәктәбебездә талантлы укучылар бик күп. Без алар белән горурланабыз, уңышларына сөенәбез. Сөенмәслекмени! Берсеннән-берсе тырышлар, матурлар, матур итеп бииләр, җырлыйлар, нәфис сүз сөйлиләр. Аларның чыгышлары һәркемне сокландыра. Бүген сүзебез шундый талантлы, өметле укучыбыз Ахмадуллин Рөстәм Данис улы турында. Ул нәфис сүз остасы да, матур итеп җырлый да, бии дә укуда да алдынгылардан. Ул безнең китапханәбез үткәргән  бәйгеләр, кичәләребезнең даими катнашучы да. “Җырларның да иң татлысы синдә генә,

Уйларның да иң яктысы синдә генә.

Туган илнең, туган телнең матурлыгы

Якты илһам бирми икән кемгә генә!”

Гамил Афзалның бу шигырь юллары кечкенәдән җыр-моңны, театрны, иҗат дөньясын яратучы укучыбыз Рөстәм Данис улына туры килеп тора. Һәм инде безнең  Рөстәм киләчәктә тормышын иҗат белән бәйләргә дип хыяллана.  “Безнең Рөстәмнең хыяллары салават күпере кебек,”-диләр әти-әнисе аның турында. Ә без Рөстәмнең барлык уй-хыяллары тормышка ашуын, укуында уңышлар, көчле рухлы булуын, бәхетле балачак, якты киләчәк теләп калабыз.