Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Хәтер һәм әрнү" Патриотик сәгать

Бүген бездә мәктәп укучылары өчен “Хәтер һәм әрнү” дип  исемләнгән патриотик сәгать үтте.  Ул 15 февраль - Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән хәрбиләрне искә алу көненә багышланды. Бездә бу дата күп еллардан бирле  билгеләп үтелә.  Быел  Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 32 ел тула. Бу көнне без «әфганчыларны» гына түгел, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны да искә алабыз: илдән читтә –Чечняда һәм башка “кайнар нокталарда”. Бу вакыйга Хәсәншәех авылын да читләп үтмәгән. Авылыбызның күп кенә егетләренә хәрби бурычларын нәкъ тә менә шул илләрдә үтәргә туры килә. Алар бүген дә Хәтер белән яши – югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән. Бу чарада укучылар солдат егетләрнең истәлекләре белән танышты, Әфган, Чечен сугышы турында мәгълүмат алды, бу илләр тарихы, табигате, кешеләре белән танышты.

Бу батырларыбыз безнең арада яши. Без аларны хәтерлибез, хөрмәт итәбез, горурланабыз.