Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Туган тел-үзем өчен, башка тел-көнем өчен” Китап күргәзмәсе

Хәсәншәех авыл китапханәсендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан "Туган тел-үзем өчен, башка тел-көнем өчен" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Һәр халыкның үз кабатланмас мәдәнияте, тарихы, гореф-гадәтләре, яшәү рәвеше. Һәм, әлбәттә, үзенең теле. Тел ул – бәяләп бетергесез хәзинә. Ел ахырына кадәр гамәлдә булачак һәм яңа материаллар белән тулыландырылачак әлеге күргәзмә шушы темага багышланган.