Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Соңлап балкыган талант” Әдәби портрет

 Бүген язучы-прозаик, педагог, тәнкыйтьче Гөлчәчәк Галиеваны искә алырбыз. Аңа  5 февральдә 93 яшь тулган булыр иде. Якташыбызның тормыш һәм иҗат юлы да мавыктыргыч, вакыйгаларга бай. Гөлчәчәк Галиева Арча районы Сеҗе авылында укымышлы, мәдәниятле Кәримовлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Бабасы да, әтисе дә укытучылар. Камилә исемле әбисе ул чорның хатын-кызларына хас булмаган һөнәрләр белгән. Сәгатьләр ясаган, картиналар иҗат иткән. Һәм әлеге һөнәрләр әтиләре Кәрим абыйга, абыйсы Үзбәк абыйга, аның улларына да күчкән.   

Гомерен мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган Гөлчәчәк Галиеваны укучылар хатын-кызның эчке дөньясын, уй-хисләрен тирән аңлап, күңелләрне тетрәндерерлек итеп язылган әсәрләре аша яхшы белә. Аның әсәрләре җанга ял бирүче, тансык рухи азык кебек. Тәүге әсәре үк, «Тулгак» повесте,  2001 елның «Ел китабы» дип танылды.  Һәр әсәрнең үзәгендә хатын-кыз язмышы, бәхете, фаҗигасе. Аның әсәрләре бер сулышта укыла һәм гомергә күңелгә кереп кала. Теле тәмле, хикәяләү рәвеше хисле, тасвирлы.  Әсәрләрендә ул кешенең күңел җәрәхәтләрен ачу, шул җәрәхәтләрне дәвалау ысуллары аркылы сүз йөртә. Аның  роман, повестьлары  укучыларның яраткан әсәрләренә әверелде һәм  алар  күңелендә төрле хисләр уяткан...

“Газзәбану” әсәре искиткеч. Иң яратып укыган әсәрләремнең берсе. “Газзәбану” минем йөрәк түрендә урнашып калды. Романны укып чыгучылар өчен дә Газзәбану образы үзенең күркәм холкы белән бик нык истә калган. Шулай ук Газзәбануның көндәше Маһирә образы да ачу-нәфрәт хисе тудырмый. Бу инде язучы Гөлчәчәк Галиеваның образларны искиткеч матур үзебезнең ана телебездә оста итеп тасвирлау сәләтеннән килә. Әйе, “Газзәбану” романы яшьләребезгә дә, гомумән, халкыбызга да тәрбияви сабак бирәчәк. Тел генә түгел, хәтеребезне яңарту ягыннан да. Чөнки бу әсәрдә татарның яшәү рәвеше, язмышы, халкыбыз, милли рухыбыз. Монда әби-бабаларыбызның ничек сөйләшкәнен дә ишетәбез. Авыл халкының бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләрен дә тоябыз. Гаилә кору, аның иминлеген саклауга никадәр җаваплы карауларына сокланабыз. Гореф-гадәтләрне, йолаларны, динебезне ничек хөрмәтләүләренә дә шаһит булабыз. Чөнки алар гаиләнең җәмгыятьне тотучы нигез-таяныч булуын бик тирән аңлаган. “Барган җирегездә туфрак булыгыз”, – дигән кагыйдәгә буйсынып көн иткәннәр. Күрергә, ишетергә сәләтле булсаң, чыннан да, гыйбрәтле сабак алырлык әсәр бит бу.

Гөлчәчәк Галиева гомере буе күңелендә әлеге романны язу өмете белән яши. Барлык геройларның дип әйтерлек исемнәрен дә үзгәртми. Язучы студент елларында ук Газзәбану апаның язмышы белән таныш була, ул аңа соклана һәм шул ук вакытта кызгана да.

“Ул гади генә авыл хатыны түгел иде. Бик күп мәкалләр белән матур итеп сөйли, аны тыңлавы да рәхәт иде. Бөтен хатын-кыз да Газзәбану апа кебек була алмый, әлбәттә. Шулай да минем аны башка хатын-кызларга үрнәк итеп күрсәтәсем килде”, ди язучы.

Гөлчәчәк апа Галиева әдәбият мәйданына соңарып, бары тик гомер көзенә кергәч кенә, әмма укучыларны яуларга дип килгән каләм иясе.