Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Солдат альбомы" Бәйге

Минем  дәү әтием – Галиев Тәбрик Габделнур улына 59 яшь.  Әмма аны сугыш ветераннары белән беррәттән очрашуларга чакыралар.  Мин моңа элегрәк аптырый идем: ничек инде алай – дәү әтидән өлкәнрәк абыйларның үзенчәлекле медальләре дә юк, “ ветеран “ дип тә атамыйлар, ә минем дәү әтием – ветеран ...

         Үсә-үсә төшендем: дәү әтием 19 яшендә Совет Армиясе сафларына алынган Һәм өлкән сержант дәрәжәсендә ике ел Әфганстанда хезмәт иткән икән .

         1980 елның 24 октябрендә  дәү  әтиемне һәм аның өч авылдаш егетен армиягә алалар. Алар бергәләшеп егерме көн Төркмәнстанның   Небит-даг шәһәрендә  курслар уза. Һәр атнаның бишәр көнен алар чүлдә ату кораллары белән хәрби өйрәнүләрдә үткәрә. 16 ноябрьдә, хәрби ант кабул иткәч, аларны Ашхабадка җибәрәләр. Хәрби өйрәнүләр җитәкчесе, дәү әтиләр поездда киткәндә, үкси-үкси елап кала. Моңа солдатлар бик гаҗәпләнә. Соңрак аңлыйлар: 45 яшьлек өлкән офицер  яшь солдатларның берничә сәгатьтән самолёт белән кайнар ноктага – Әфганстанның Кабул шәһәренә җибәреләчәген белгәнгә, күз яшьләрен түккән икән.

          Дәү әтием Кабул гарнизонының Хаерхана кышлагы янәшәсендәге, солдатлар телендә “Тёплый стан“ дип аталучы бронетанк-ремонт батальонына эләгә. Армиягә киткәнче үк машина йөртү таныклыгы алган дәү әтием 3 авылдашы белән бер взводта ике ел хәрби хезмәт үтә. Алар, машина колоннасы белән  Кабул шәһәреннән Үзбәкстанның Термез шәһәренә килеп, хәрби операцияләрдә       ватылган транспорт өчен запас частьләр, азык-төлек, ягулык ташыганнар. Бу сәяхәтне алар  “Союзга йөрү” дип атый торган була.  Кыя ташлы текә тауның бормалы юллары буйлап 40 км өскә менәргә, аннары 4 км 800 м Саланг  кичүен (ул тоннель  аша  үтә) узгач, 40 км аска таба төшәргә тиеш булалар. ”Бу юлларны “Үлем үзәне” дип атарга мөмкин. Тау итәгендә - җәй, җылы коры  һава. Тауга менгән саен юллар юешләнә, тайгакка әйләнә. Бераздан, тау түбәсендә, боз белән  капланган юлларда буран уйный башлый. Тар юлдан  читкә чыксаң, төпсез упкынга төшеп китәргә мөмкин - аннан  транспортны да, кешене дә алып булырлык түгел, гаять тирәнлек. Әмма юлсызлыктан да хәтәре -  тау-таш арасында качып утыручы дошманнар. Алар һич уйламаганда һөҗүм итәләр иде, шуңа күрә үтә игътибарлы булырга, руль артында качыбрак утырырга тиеш идек. Әгәр дошман колоннаның алдында баручы    машинаны туктатса,  башка машиналар да бара алмый - мишеньгә әверелә, юк ителергә мөмкин бит. Шуңа күрә без бер-беребез өчен борчылып, туганнарча кайгыртып яшәдек. Юлга чыкканда, иптәшләрең белән саубуллашмыйча, операциягә китүеңне белдереп, дустыңның җилкәсенә кагылып чыгып китәсен. Ике-өч көннән юлдан кайткач, бик озак күрешмәгәндәй, “Син исәнме? Мин исән!” - дип  куанышып очрашасың.”

      Дәү әтиемнең хезмәт итү чоры - Совет хөкүмәте карары нигезендә, илебез гаскәрләрен керткәнгә бер ел да тулмаган чор була. ”Без килгән чорда киптерелгән ипи белән киптерелгән бәрәңгедән әзерләнгән пюре ашый идек. Соңрак, үзебезнең ипи пешерү цехлары ачылгач, ашау әйбәтләнде. Иң үзәккә үткәне - туйганчы су эчә алмау булды. Суны  скважиналардан ала башлагач,ул эчәргә дә, юынырга да җитә башлады.”

          Тау-таш арасында солдатлар ике ел палаткада яшиләр. Палатка                                                                                                                                                                         уртасына тимер мичләр куеп, аларны ташкүмер ягып җылыта торган булалар. “Язларын, таулардан дымлы пар күтәрелгәндә суларга һава җитми. Июнь,июль-коры, эссе була: машина утыргычына куеп, йомырка пешереп ашарлык була иде.  Ә тән пешмәсен өчен,утыргычларга махсус  япма ябып йөрдек..”-дип сөйли дәү әтием.

           Советлар Союзы халкы белән  әфганлыларның мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан, ял көннәрендә солдатлар янына кышлакта  яшәүче 10-12 яшьлек  балалар килә торган була. ”Алар белән бергә волейбол, футбол уйный идек. Аеруча 7 балалы гаиләдә тәрбияләнүче Рим исемле малай истә калды. Әтисе -хәрби, әнисе - укытучы булгангамы, ул русча сөйләшергә өйрәнергә бик тырышты.“

           Туган авылында яшәп, дәү әни белән ике кыз, бер ул үстергән. Хәзерге көндә җиде оныгы бар. Ул аз сөйли, күп эшли торган кеше. Күп еллар авылым басуларында мул уңыш үстереп, аларны һәр елда җыю бәхете насыйп булган аңа.

Мин интернационалист-ветеран  дәү әтием белән горурланам!

Язманы оныгы Йолдыз Хәбибуллина әзерләде.

#Арскультура

#АрскаяЦБС

#Ачамәдәният

#Хәсәншәехавылкитапханәсе

#солдатальбомы

#@tatarcongress

#@tatarlar_kongress

#@gulnazshayhi

#@endzhe06