Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” Проект

 Сугыш хатын-кыз эше түгел, диләр, ә шулай да Бөек Ватан сугышы чорында хатын-кызларыбыз яу кырында да үз-үзләрен аямыйча көрәшкәннәр, тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен  дип үз-үзләрен аямаганнар... Ә бүген сүзебез тракторчы хатын-кызлар турында.

Беренче сугыш җәендә авыл хатын-кызлар кулына кала һәм хатын-кыз тракторчылар хәзерләү проблемасы килеп туа. Ул уңышлы гына хәл ителә, курслар оештырылып, хатын-кыз механизаторлар әзерләнә. 1941 елда Хәсәншәехта Түбән Кенә авылы егете Шәймуллин Мотыйк җитәкчелегендә 9 номерлы “Комсомол-яшьләр трактор бригадасы” эшли башлый. (Бу бригада 1951 елга кадәр эшли). Бригадир ярдәмчесе Борбаш кызы Исрафилова Гөлчирә, тракторчылраның да күбесе кызлар була. Сугыш чорында МТСларда эшләгән кадрларның 70 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Бик авыр шартларда эшләсәләр дә, бу батыр кызлар сынытмый, сыкранмый. Мактауга лаеклы кызларыбыз бик күп. Алар-һәр авылда, һәр колхозда. Шулар арасында Хәсәншәех авылында 1918 елда туган  Солтан кызы Оркыя да бар. “15-20 көн өйгә кайтып булмый иде, кырда эшли, кырда төн куна идек”, дип искә ала торган булган Оркыя апа. Бу авыр сугыш елларында механизатор отрядлары, чын мәгънәсендә фидакарьлек күрсәтәләр, алар берничә мәртәбә ВЛКСМ өлкә комитетының Почет грамотасы белән бүләкләнә. 1945 елда аларның бригадасы эш күрсәткечләре буенча беренче урынга чыга. Отряд эшчәнлеге республика газеталарында яктыртыла. Карадуган музееның “Сугышчан Дан” залына 1945 елның 11 гыйнварында чыккан “Югары Уңышка” газетасы куелган, анда Шәймуллин Мотыйк бригадасының планны 193% үтәп, 8371 кг ягулыкка экономия ясавы яктыртылган, бу бригадада Солтанова Оркыя да эшләгән.

Солтанова Оркыя Солтан кызы “За доблестный труд в ВОВ-1941-1945” медале, Җиңүнең 55 еллыгы хөрмәтенә Татартсан Республикасының истәлек билгесе һәм бик күп Грамоталар, медальләр белән бүләкләнә. “Ветеран труда”, “Ветеран ВОВ” исемнәренә ия була. 2005 елда вафат була.

Афатле, һәлакәтле, хәсрәт һәм сагышлар белән тулы сугыш еллары инде  тарих. Бу тарихның геройлары да безнең арабызда юк инде. Алар иң авыр елларда, иң кыен техника белән эшләп, бөтен сәламәтлекләрен, гомерләрен, чәчәк кебек чорларын әнә шул техникага багышлаган нәфис затларыбыз. Кеше күтәрә алмаслык зур михнәтләр кичергән бу фидакарьләргә карата, без йөрәкләребездә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре йөртәбез. Бүгенге хәтирәбез бу батыр кызларыбыз рухына дога булып багышлансын!