Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Моңлы тел ул, нурлы тел – Туган тел. Баш очында кояш булып тора гел

Бүген бездә “2021 нче ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” уңаеннан җылы очрашу булып узды. Китапханә мәдәният йорты белән берлектә  үзенең активистларын бәйрәмгә җыйды. Алар китап укырга ярата, китапханә, мәдәният йорты оештырган мәдәни чараларда да даими катнашалар, китапханә каршында оешкан кызыксыну клубларының әгъзаләре дә алар. Бу күркәм очрашуыбыз дөньякүләм вакыйгалар, яңалыклар, яңа әсәрләр, телебез турында сөйләшү белән башланып китте. Шулай ук  алар җырлап-биеп күңел ачтылар, үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыдылар. Китапханәбездә оештырылган күп санлы китап күргәзмәләре белән танышып, өйдә укырга китаплар алдылар.