Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Яраткан язучым турында сөйләргә телим” Әдәби десант

20 нче гыйнвар көнне, мәктәптә татар теле һәм әдәбияте атналыгы уңаеннан үткән чарабызда сүз яраткан язучыларыбыз иҗаты, матурлык турында булды. Матур әдәбият ул  җиһанны сүзләр аша күз алдына китерү сәнгате. Ул кешедә матур хисләр тәрбияли, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирү өчен хезмәт итә. Әдәби образлар аша кешене матурлыкка чакыра дидек.  Әлеге сәгатебездә без гыйнвар, февраль аенда юбелейларын билгеләп үтүче язучыларыбыз Н.Каштанов, Р.Корбан,  Г.Гыйльман   иҗатына сәяхәт кылдык, кайбер әсәрләренә тулырак тукталдык, шигырьләрен укыдык, табышмакларына җавап эзләдек. 7 сыйныф укучысы Дәниф Ахмадуллин укуындагы  Р.Корбанның  “Сара авырый” шигыре  елмайтты, Г.Гыйльманның исә шигырьләре  күзләрне чылатты. Шулай ук китапханәгә  кайткан яңа китаплар белән дә танышып үттек. Кызыклы да, файдалы да булган әлеге сәгатебез укучыларга ошады.