Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Кешеләр һәм язмышлар

Кешенең гомер озынлыгы яшәгән еллары белән генә түгел, шул чорда башкарылган изгелекләр,  эш-гамәлләр белән дә үлчәнә, ди халкыбыз. Сүзебез гомерләрен туган җиргә багышлаган, авылдашларының абруен казанган мөхтәрәм кешеләребез турында.

Мөхәммәтхаҗи улы Гаптрахман 1913 елда Хәсәншәех авылында, урта хәлле эшче гаиләсендә туа. 2-3 яшендә бәбәй арбасында утырып торган вакытта аны сыер мөгезенә эләктереп арбадан алып ташлый. Кулы имгәнеп, гарипләнеп кала ул. Шул сәбәпле Бөек Ватан сугышында катнаша алмый. Гаптрахман әткәй сугышка бармаса да авылда ачысын-төчесен бик күп күрә. Күп еллар бригадир булып эшли. Әле совхоз оешкач та ат җигеп төрле эшләрдә эшләгән, Гаптрахман әткәй җитәкчеләрнең уң кулы була. Ат белән ерак юлларга: Казанга, Малмыжга, Арчага совхоз кирәк яракларына йөреп тора. Чәчү вакытында, урак өстендә шоферларны, тракторчыларны ашатып йөри. Әткәй бик тәвәккәл, зиһенле кеше була.

Алар Мирҗәм авылы кызы Шәмсекамәр белән гаилә корып, ике ул, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Шәмсекамар әнкәйгә дә сугыш авырлыкларын күрергә дә, тормыш сикәлтәләрен шактый урап узарга да, төрле авыр эшләрдә эшләргә дә туры килә.

Ни кызганыч, әткәй 1986 елдан 2002 елга кадәр сукыр булып утырды.

Бик әйбәт кешеләр иде, бик матур, дус-тату яшәдек. Рухлары тыныч, урыннары җәннәттә булсын!

Язманың авторы Гөлфия апа Хаҗиева.

Сокланырлык гомер кичергән Гаптрахман абый белән Шәмсекамар апага ак әби, ак бабай булып, улы Мәгъфүр абый, килене Гөлфия апа хөрмәтендә бәхетле картлык кичерергә дә насыйп була.

Фотода Гаптрахман абый “Ватан” совхозның беренче директоры Вагыйз Кәримов белән.