Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Каһарманлык дәресе “Камалыштагы Ленинград батырлыгы”

27 гыйнвар көнне Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүгә быел 77 ел тулды. Бу көнне Ленинград камалышындагы ватандашларыбызның батырлыгын искә алу максатыннан без мәктәп укучыларын үзебезгә чакырдык. Бу тарихи датаны билгеләп үтү бездә дә матур бер гадәткә әверелде. Очрашуыбыз тәрбия һәм агарту өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты тарафыннан әзерләнгән «Урок мужества. Подвиг блокадного Ленинграда»/“Каһарманлык дәресе. Камалыштагы Ленинград батырлыгы” дип исемләнгән онлайн-дәрес белән башланып китте. Бу дәрестә әлеге коточкыч көннәрнең бүгенге исән шаһитлары үзләренең хәтирәләре белән уртаклашты. Чарабызны дәвам итеп электрон презентация фонында укучыларга бу шәһәрне саклаучыларның фидакарьлеге, каһарманлыгы һәм анда яшәүчеләрнең батырлыгы турында сокланып сөйләдек.

Тарихта бик күп шәһәр һәм крепостьларны саклау үрнәкләре булса да, 900 тәүлек буена каршы торып, җиңеп чыгуга ирешкән бер генә мисал да юк. Җир шарында җиңү өчен ул кадәрле кеше гомере бирелгән бер генә шәһәр дә юк. Ватанны саклауда Каһарманлык һәм Батырлык өчен Ленинград шәһәренә 1965 елда югары дәрәҗә - Шәһәр-Каһарман исеме бирелә.