Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Мәшһүр татар мәгърифәтчесе

Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, реформатор, фикер иясе, энциклопедист галим. Мәрҗани – “татар Галилие” да,татар ханнарын барлаучы да. Ул титаник шәхес. Данлы шәхесләргә бай булган татар халкының рухи дөньясында бу могтәбәр зат үзенә аерым, үзенчәлекле урын били. Ул 1818 елның 16 гыйнварында Ябынчы авылында туа.
Ш.Мәрҗани үзен Россиядә генә танытмады, көнчыгыш илләрендә дә һәм көнбатышта да аны белә иделәр һәм аның турында һаман кызыксынып тордылар. Мәсәлән, 1874 нче елда аңа Лондоннан энциклопедия өчен тәрҗемәи хәлен һәм фотосын җибәрүен сорап хат белән мөрәҗәгать итәләр. Аның белән Төркия, Тунис, Каһирә, Мәдинә, Һиндстан галимнәре кызыксынып тора.
Мәрҗани хәзрәтләре олуг бәдәнле вә гүзәл йөзле, озын буйлы вә сирәк сакаллы, киң маңгайлы, мәһабәт вә горур, гадәттән тыш зирәк вә сабыр, аз сүзле, ныклы белемле фикер иясе кеше була. Гомерендә, барлыгы 8-9 мең бит чамасы, утызлап төрле китап һәм мәкаләләр яза. Яхшы атлар җигәргә, затлы туннар кияргә, купшы киенергә яраткан, үз-үзен мәһабәт һәм бай йөрткән булуы да билгеле. Замандашлары аны тәвәккәл, йөрәкле, максатчан һәм үҗәт итеп хәтерләгән. Яшьтән үк бик зирәк, үзенчәлекле фикерләүче бала була. 5 яшендә әнисез калган малай үги әни белән үсә. Ш.Мәрҗани яшьлегендә татарның милли көрәше белән кызыксынган, үзе дә бил алышырга яраткан. Сабантуйларда еш кына батыр да булып калган. Аннары авылдашларның истәлегендә яшүсмер Шиһап шаян, шук булып искә алына. Мәдрәсәдә укыганда куркыныч маскалар ясап, иптәшләрен куркытырга яратуын да язып калдырганнар.
Ш.Мәрҗәни халыкчанлык, милләтпәрвәрлек нигезендә татарның тарихын кайтара, рухын күтәрә.
Халкыбызның бөек акыл иясе, даны һәм горурлыгы булган бу мәшһүр затка багышлап төрле телләрдә йөзләгән фәнни хезмәтләр, матур әдәбият әсәрләре языла, диссертацияләр яклана, сәнгать төрләре (бюстлар, рәсемнәр) иҗат ителә.
Бүгенге заманда Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗатына кызыксыну арта бара.