Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Каникулны-китап белән!

Кышкы каникуллар-балалар өчен иң матур, иң кызыклы мәл. Тик китап укырга да онытырга ярамый. Чөнки ул фикерне үстерә, сүз байлыгын арттыра. Менә шушы максаттан бүген, 5 гыйнвар көнне, китапханәгә кунакка 1 сыйныф укучылары килде. Очрашу барышында китап укуның файдасы турында сөйләштек, китап сайлау серләренә төшендек. Яңа китаплар белән таныштык. Бергәләп әкиятләр укыдык, шигырьләр сөйләдек. Күмәкләп фотога да төштек. Һәр укучы өйгә яңа, кызыклы китап белән кайтып китте.

Китапханә кышкы каникулларда үзенең эшен дәвам итә һәм барлык китап укырга яратучыларны үзенә чакыра.