Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Китапка хөрмәт яши безнең халыкта

Белем дөньясына юл китап аша килә. Хәсәншәех китапханәсенең ачылуына 90 ел тулды. Кешеләргә әдәплелек өйрәтүдә китапханәнең әһәмияте зур булды. Шушы мәдәният учагында 30 ел эшләвем белән мин чиксез горурланам. Эшләвем дәверендә китапханәбез аша күпме укучы узган, күпме китап, газета-журнал укылган. Укучылар укыган әсәрләре аша үзләренә рухи азык тапкандыр. Авыр вакытларында китап сүзе аларга киңәшче булгандыр. Күпме очрашулар, чаралар оештырылган...

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Алла бирса китапханәбез киләсе елга да матур-матур планнар, ак өмет, хыллар белән керә. Яңа елда да авылдашларым китапханәгә эзне суытмаслар, бергә-бергә аралашып яшәрмен дип уйлыйм. Бәйрәм белән Сезне! Зур ихтирам белән Гөлкәй Хабирова.