Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

"Яңа ел тәрәзәләре" Акция

Бөтенроссия “Яңа ел тәрәзәләре”/ «Новогодние окна» акциясенә Хәсәншәех авыл китапханәсе дә кушыла һәм җитеп килгән бәйрәм белән тәбрик итә. Кадерле дуслар,  сезне якынлашып килүче Яңа-2021 ел белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Яңа елда сезгә зур җиңү шатлыклары, олы хезмәт казананышлары, изге гамәлләр, нык сәламәтлек. Күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге телибез. Яңа ел Сезнең өчен дә, якыннарыгыз өчен дә уңышлы һәм мәрхәмәтле ел булсын! Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын. Илләр тыныч, җитәкчеләребез исән - сау, халкыбыз бәхетле булсын!