Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Иренмәгән оста булыр

Кул эшләре гомер-гомергә затлы иҗат булып санала. Хәсәншәехта да кул эшләре белән шөгелләнүчеләр шактый. Арада яшьләр дә, олылар да байтак. Ә бүген сүзебез Рамазанова Сиринә Нурулла кызы турында. Хәзерге көндә лаеклы ялда булган Рамазанова Сиринә 30 елга якын балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. Кул эшләре белән ул яшьтән үк мавыга. Ул бәйләгән әйберләр санына  чыгарлык та түгел: кофталар, күлмәкләр, оекбаш-бияләйләр, яулык- шәлләр, паласлар, чәчәкләр, һ.б., һ.б. Чигү, тегү эшләрен дә яратып башкара. Аның кул эшләре бик еш безнең күргәзмәбездә дә урын ала. Ул үзенең күз нурларын түгеп бәйләгән әйберләре белән оныкларын, таныш-белешләрен дә сөендерә. Бүгенге көндә Сиринә амигурими-уенчыклар бәйләүнең гаять популяр юнәлеше белән шөгелләнүгә өстенлек бирә. Бу сәнгатькә нигез салучылар –японнар. Амигуруми -аларның ыргак яки энәләр ярдәмендә нәни хайваннар, кешеләр, шулай ук төрле җансыз предметларны бәйләү сәнгате икән.  Аның күңел җылысы кушып башкарган эше һәрвакыт матур була. Өлкә, район күргәзмәләрендә гел алдынгы урында.

Күп еллар безнең китапханәбезнең укучысы да, китапханәгә китаплар һәм кул эшләрен бүләк итүче дә ул. Өендә күпләп гөл-чәчәкләр дә үстерергә ярата ул. Урам яктан ук чәчәкләргә күмелгән бу тирәлек! Чәчәкләрнең ниндие генә юк биредә.

Сиринә ханымга алга таба да яратып башкара торган эшендә зурдан-зур уңышлар, иҗат дәрте, илһам, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез!