Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Яңа ел фантазияләре" Күргәзмә-рецепт

Хәсәншәех авыл китапханәсе барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлый һәм «Яңа ел фантазияләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә чакыра. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән басмалар гадәти булмаган яңа ел ризыкларын һәм бәйрәм өстәлен әзерләргә, якыннарыгызны кулинар шедеврлар белән сөендерергә ярдәм итәчәкләр. Журналларда шулай ук Яңа ел өстәленә кызыклы кулинария рецептлары, Яңа ел костюмнары, оригиналь бүләкләр идеяләре һәм башка бик күп нәрсәләр таба аласыз. Һәм, әлбәттә, безнең күргәзмәдә теләгән кешеләр гаҗәеп прическа һәм стильле макияж ясау, бәйрәмгә матур күлмәк тегү, күп кенә файдалы Яңа ел киңәшләре табачак. Рәхим итегез!