Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Хуш киләсең, Яңа ел!

Яңа ел һәммәбезнең дә көтеп алынган зур бәйрәме. Хәсәншәех халкы   да Яңа ел бәйрәмен   бик матур итеп каршы алды. Бәйрәмне 26 декабрь көнне Хәсәншәех төп  гомум белем бирү мәктәбе коллективы башлап җибәрде. 30 көнне балалар бакчасы коллективы дәвам итте. Ә инде 31 декабрьдә “Яңа ел төне”   исемле зур бәйрәм программассы тәкъдим ителде. Һәр коллектив  бу бәйрәмне матур, бай эчтәлекле итеп әзерләгән иде.  Һәрвакыттагыча зал тутырып килгән тамашачы, ярый әле килгәнмен, диеп бәйрәм рухына төренеп утырды.