Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Кайсыгызның кулы җылы?” Ретро очрашу

Бүген минем горурланып, дулкынланып, һәркемнең күңелендә урын алган күренекле шәхесебез, классик язучыбыз, якташым һәм иң яраткан шагыйрьләремнең берсе- Хәсән Туфан турында сөйлисем килә. Ул − күкнең зәңгәрлегенә, җирнең җылылыгына, кешенең олылыгына сокланып туймаган шагыйрь.

Хәсән Туфанның иҗаты күпкырлы. Ягымлы лирика, тирән сагыш, үткен юмор хас аның әсәрләренә. Шигъри көче укучыны үзенә җәлеп итә, буйсындыра, гашыйк итә. Җырдай агышлы шигыръләр ләззәт белән укыла. Аның иҗаты бездә Туган җирне ярату, матурлыкны күрә белү, тугрылык, гаделлек хисләре тәрбияли. Бик күп шигырьләре җыр булып яңгырый.  Аның шигырьләре хәзер дә, Мостай Кәрим сүзләре белән әйтсәк, “халык рухының илчесе” буларак дөнья буйлап сәяхәт итә.

Мәшһүр мәдрәсә, иманлы гаилә һәм катлаулы тормыш сабакларында тәрбияләнгән Хәсән Туфанны Сәгъди, Хәйям, Хафиз, Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Галимҗан Ибраһимов бөтен иҗаты буйлап озата килә, бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы була...

Аксубай районы Иске Кармәт авылында 1900 елда туып үскән Х.Туфан татар әдәбиятында үзенә бер аерым урын алып тора. Үзенең гүзәл шигырьләре белән генә түгел, күңел кылларын сыкрата торган язмышы белән дә. “Аның кешелек батырлыгы  Җәлилләр батырлыгы белән тиң”, ди М.Шәймиев Х.Туфан турында.

Гаепсезгә кулга алынып төрмәгә ябылганнан соң да ничек кешелеклелекне саклап калып була да, Габдулла Тукай исемендәге, Татарстан Дәүләт премиясе бирелерлек әсәрләр язуны ничек дәвам итеп була?

“Колония шартларында ничек шигырь язмак кирәк? Хәсән абый шигырьләрен башта фәкать күңеленә беркетеп, исендә тота. Ләкин күбрәк языла башлау белән аларны хәтердә тоту авырлаша, каты карандашны кыл очы сыман очлап, шигырьләрен папирос кәгазенә яза. Биш бармак яссуындагы кәгазь кисәгенә Хәсән абый 300 юллык шигырь сыйдырган”...

                                                                                            Рафаэль Мостафин

Туфан чәчәк үстерү һәм сәгать төзәтү белән мавыккан. Ә бу ике шөгыльдә дә зур сабырлык, түземлек кирәк. Тагын шуны да әйтеп үтик: ул шигырьне һәрвакыт яшел кара белән энҗедәй вак хәрефләрне тезеп-тезеп язган. Туфан шигырьдә дә, тормыштагы кебек, сабыр холыклы булып кала алган.

Х.Туфанның төрмә – лагерьлардагы михнәт – газапларын уртаклашучы кеше- хатыны була. Бик күп шигырьләр яза Хәсән Туфан хатынына багышлап. «Иртәләр җитте исә», «Әйткән идең», «Сиңа», «Ромашкалар»  шигырьләрендә бик күпләргә үрнәк булырлык мәхәббәткә тугрылык, газиз кешесен мәңгелеккә югалткан кешенең күңел сыкранулары чагыла.

Әдипнең тормыш юлы безне аның иң авыр, газаплы еллары, ул кичергән фаҗигаләр белән тетрәнергә, китапларга язарлык Туфан – Луиза мәхәббәтенә тагын бер кат сокланырга мәҗбүр итә. Әйе, үзенең иксез-чиксез мәхәббәте белән татар халкының яраткан шагыйрен саклап кала алган бер Артисткага, вакытсыз чәченә чал кергән Шагыйрьгә соклана күңел.

Тукайны – “Туган тел”дән башка, Такташны – “Мокамай”дан тыш, Дәрдмәндне – “Кораб”сыз күз алдына китерүе кыен. Ә Туфанны “Кайсыгызның кулы җылы?”дан башка күз алдына китереп булмый. Бу шигырьри  юллар фаҗигале мәхәббәтнең соңгы сүзе, кайгыны бүлешергә дусларын чакыру буларак яңгырый.

Бүгенге хәтирәбез шагыйрь истәлегенә күңел җылылыгыбыз, рухына дога булып багышлансын. Татар халкының талантлы шагыйре Хәсән Туфанның кешелеклеге, сабырлыгы, иҗаты алдында баш иябез!