Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Югалуга юл куймыйк! Белешмә сәгать

Хәсәншәех мәдәният йорты тамаша залында югары сыйныф укучылары өчен “Югалуга юл куймыйк!” дип аталган белешмә сәгать узды. Әлеге очрашуда нинди очракларда югалырга мөмкин, үз-үзеңне ничек тотарга, югалуны булдырмас өчен нишләргә кебек сораулар турында сөйләшеп, моңа нинди сәбәпләр китергәнен ачыкладык. Чара презентация һәм видеофильм ярдәмендә тулыландырып барылды.