Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Чын күңелдән

Бүген инвалидлар декадасы кысаларында инвалид-укучы Нуриева Гөлнурны китапханәгә кунакка чакырдык. Ул балачактан инвалид, аңа 42 яшь. Гөлнур безнең китапханәбезнең даими укучысы, китапханәгә инде ул 26 елдан артык йөри. Китапларны ул үзенә, энесе, әнисенә укырга ала. Гөлнур китаплар карап, аларны өйгә алып кына калмый, без аның белән серләшәбез, хис-кичерешләре, шатлыклары, борчулары белән дә уртаклаша ул. Шөкер, авыл халкы да аның белән ягымлы, игътибарлы. Бу чакыруга Гөлнур бик сөенде һәм чын күңелдән безгә рәхмәт укыды. Әнә шундый ихлас, рәхәт очрашу булды ул.