Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Батыр йөрәкле әдипләребез

Бүген без халык шагыйре, милләтебезнең рухи пәйгамбәре  Фәнис Яруллин һәм танылган шагыйрь, гаҗәеп рәссам Гакыйль Сәгыйровны искә алырбыз...

Аларның әсәрләре йокысыз төннәр караңгылыгыннан туып чыккан булуына карамастан, күңелләрне күтәреп җибәрүче җиңелчә юмор белән сугарылган, укучыда якты уйлар, өметләр уята.  

 Ф.Яруллинның иҗаты күп кырлы. Аның юмористик шигырьләрен укыганда: “Бу  шагыйрьнең дөньясы җиткән, ул –тәне сәламәт, шаянлыгы ташып торган кеше”,-дип уйлыйсың... Гадәттә, сәламәт тәндә генә сәламәт рух, дигән әйтем яши. Ә гомерлек бәлагә дучар булган Фәнис Яруллин гадәти булмаган куәтле омтылыш һәм ихтыяр көче белән үзенә бер могҗиза тудыра. «Серле дөнья», «Җан авазы», «Көн сулышы», «Яз гөлләре», «Көзге моң» һәм башка җыентыклары − күпләрнең күңелендә ялкын кабызырлык талантлы сүз үрнәге. Алар − бик күпләрнең яралы күңелләренә шифа була алырлык, өметсезләрдә өмет уятырлык әсәрләр. Аның әсәрләре йөрәккә һәм акылга ләззәт бирә, матурлык, тирән хисләр упкынына алып керә. Аның шигырьләре искиткеч.  Ф. Яруллин − чорыбызның халыкка иң якын, иң күп укыла торган әдибе. Ул −40 ка якын китап авторы, халкыбызның йөз аклыгы, горурлыгы.

 

Г.Сәгыйревның иҗаты укучыларда тирән образлыгы белән үзенә тартып тора, шигырьләрендә тормышка тирән мәхәббәт чагыла. Әлбәттә, монда аның әле талантлы рәссам булуы да зур роль уйный. Г.Сәгыйрев авызына каләм алып рәсем ясау сәләтенә һич кенә дә ышану мөмкин түгел. Искиткеч, гайре гадәти хәл ич ул сау-сәламәт кешеләр кул белән башкара алмаган илаһилыкка ирешү. Бу могҗиза!

Бүгенге көндә шагыйрьнең 50 гә якын рәсем –картиналары һәм график эшләре бар. Әлеге эшләре өчен 2000 елда 68 ил катнашкан Мәскәү “Филантроп” Халыкара премиясен ала. Алар ачык табигать күренешләре, авыл тормышы сюҗетлары, ярым өн, ярым әкият рәвешендә сурәтләнгән могҗизалы рәсемнәр...

Г.Сәгыйров урын өстендә генә ятып иҗат итсә дә, аның тематикасы төрле. Аның һәр шигыре кешеләрне, табигатьне, әнисен яратуы турында. Мәхәббәт турында, балаларга багышланган шигырьләре дә бик күп. Гакыйль Сәгыйров шигырьләрендә тормышка тирән мәхәббәт чагыла. Ул – шул хәтле олы йөрәкле шәхес. Иҗатында бернинди елау юк, тормышны ул бары матур төсләрдә генә күрергә тырыша. Гакыйль аганың һәрбер шигыре искиткеч энергетик көчкә ия, һәр сүзе затлы энҗе бөртекләрен бер-берсенә төзеп чыккан, кыйммәтле зиннәт, нәкыш әсәре кебек-әйтеп бетергесез, эстетик ләззәт бирә.

Тормыш чыннан да матур икән бит, аның кадерен белерлек икән. Фәнис Яруллин, Гакыйль Сәгыйрев язмышлары да шуны раслый. Аларның иҗатлары белән танышканнан соң тагын бер кат шуңа ышанасың : кеше көчле булырга тиеш! Кеше батыр булырга тиеш! Менә шул чакта гына тормышта барлык каршылыкларны җиңеп чыгарга була.