Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

“Билгесез Солдат көне”

3 декабрьдә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр.  Билгесез солдат көне - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул.

Шул уңайдан авылыбызда  ил иминлеген саклап көрәшкән Хәсәншәехлыларны данлап төзелгән һәйкәл янына чәчәкләр салынды. Әлеге чарада Хәсәншәех мәктәбе укучылары, шушы көннәрдә, Ватан алдындагы хәрби бурычын намус белән үтәп кайткан егетебез Дилюс Мөхәммәдиев һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.