Хасаншаихская сельская библиотека - филиал № 48

Үзара салым буенча халык җыенны үтте

Хәсәншәехта 2021 елда үзара салым кертү һәм аның акчасыннан файдалану мәсьәләсе буенча халык җыены үтте. Узара салым акчасы җыюга халык ризалыгын алу өчен уздырыла торган элеге җыенда халык бик теләп катнашты. Соңыннан Арча районы авыл мәдәният йортларында эшләүче ир-егетләр тамашачыга бай эчтәлекле, бик матур концерт программасы бүләк итте. Алар танылган җырчылардан, атаклы нәфис сүз осталарыннан бер дә ким түгелләр. Тамаша һәркемдә җылы тәэсирләр, матур истәлекләр калдырып бер тында узып китте. Ир-егетләргә искиткеч бәйрәм өчен зур рәхмәт!